Гашыйклар көне иң романтик бәйрәм булып санала һәм яраткан кешеңә карата булган мәхәббәтеңне матур итеп искә төшерү өчен яхшы сәбәп булып тора.
Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында һәм гашыйклар көне кысаларында Әлмәт шәһәренең «Мирас» спорт-сәламәтләндерү комплексы тарафыннан район башкарма комитеты ГХАТ Идарәсе белән берлектә акция үткәрелде. Бу көнне никахларын теркәгән барлык парларга спорт комплексы җитәкчелеге бассейнга бару өчен сертификатлар тапшырды.
Кадерле яшь парлар! Без сезне тормышыгызда иң бәхетле һәм романтик көнегез белән котлыйбыз. Гомер буе бер-беребезгә якын булуыгызны телибез. Сезгә саулык, бехет, шатлык — куанычлар телибез. Сәламәт булыгыз!