Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы уңаеннан, Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 14 февраль – гашыйклар көнендә ике парның никахы тантаналы төстә теркәлде. Бәхетле пар Актаныш районы яшьләре Әнвәров Ринат Фәрит улы һәм Хөсәенова Алина Айдар кызы, Гыйлмеразиев Наил Вазих улы һәм Хөсәенова Ландыш Равис кызы булдылар.
Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшь гаиләләргә язылышу таныклыган тапшырып, аларга иң изге теләкләрен җиткерде.