Мамадыш районында 75-ел бергә торган юбилярларны тәбрикләделәр

2020 елның 14 феврале, җомга

14 нче февраль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге зур мәхәбәттә кунакта булды. Ишки авылы җирлегендә гомер итүче Газизллиннар гаиләсе быел 75-еллык гаилә тарихын каршы ала.

Кәләш белән кияүне таҗ туй белән ГХАТ бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова тәбрикләде. Район башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырып, үзенең иң изге һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Яшьләр, Вәгыйз абый сугыштан кайтуга, өйләнешәләр. Гомер буе авылдашларына үрнәк гаилә булып яшиләр. Бүгенге көндә алар кызлары өчен кадерле әти-әни, дүрт оныклары, 9 оныкчыклары өчен яраткан әби-бабай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International