ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2020 ел
якшәмбе

Бала туу-ул һәрвакыт шатлык һәм зур бәхет. 2020 елның 5 июнендә Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина Насибуллиннар гаиләсенә тантаналы шартларда беренче документ – туу турында таныклык тапшырды.

2020 елның 7 июньда «Лениногорск РҮХ» медицина хезмәткәрләре тарафыннан «Үз кулларың белән Могҗизалар» хәйрия ярминкәсе уздырылды, анда Лениногорск районы халкы һәм шәһәрнең кунаклары кул эшенең искиткеч иҗат җимешләре куелды, болар: кондитер әйберләре, бәйләп эшләнгән әйберләр, уенчыклар, картиналар, панно һәм башкалар булды.


6
июнь, 2020 ел
шимбә

Туй һәр кеше тормышында искиткеч вакыйга ул! Һәм барыбызга да бу онытылмаслык көнне аерым җылылык белән каршылыйсы килә. Җәйге туй - ул һәрвакыт якты буяулар һәм онытылмаслык хисләр. Нәкъ менә шуңа күрә яшь парларның күбесе елның җылы вакытында гаилә коруны билгеләп үтәргә омтыла.

2020 елның 5 июнендә Хафизовлар Ришат Илшат улы һәм Миләүшә Мәхмүт кызы гаиләсендә Рифат исемле икенче бала дөньяга килә. ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле ата-аналарны сабыйның беренче дәүләт документын - туу турында таныклыкны һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

2020елның 6 июнь көннендә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне.  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Пушкин белән бергә»- дип исемләнгән тематик чара уздырды.

Бүген, 2020 елның 6 июнендә, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 300-нче пар теркәлде.

2020 елның 5 июнендә Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Евгения һәм Антон Алехиннарның никахларын теркәү тантанасы булды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында никахлашкан 100нче пар булдылар.

ГХАТ идарәсе җитәкчесе белән бергә хезмәткәрләр яр буен җыештыруда катнаштылар.

Халыкара рус теле көне БМО 2010 елда гамәлгә куйган, 6 июньдә, А.С. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Бу көнне бөек шагыйрь иҗатына, әдәбиятына һәм рус теленә багышланган күп кенә мәдәни чаралар үткәрелә. Рус әдәбияты классигы әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.


5
июнь, 2020 ел
җомга

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә гаилә институтын пропагандалауга зур игътибар бирелә. Биредә «ЗАГС» федераль басмасы аеруча зур роль уйный, анда Россия Федерациясенең бөтен территориясе буенча гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре белгечләре һәм җитәкчеләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International