Бүген Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике тантаналы никах теркәү тантанасы узды. Туйларын Россия көненә билгеләп яшь парлар үзләренә икеләтә бәйрәм ясадылар.
Шушмабаш авыл җирлегендә 58 ел бергә гомер иткән Габделбари Габделхай улы һәм Гөлйозем Гыйлван кызы Мортазиннарны өйләренә барып котладылар.
Сеҗе авыл җирлегендә 57 ел бергә гомер иткән Хәниф Гаптрахман улы һәм Каймә Камалетдин кызы Абдрахмановларны өйләренә барып котладылар. Әлеге күркәм дата белән гаиләне котлап Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. символик бүләк тапшырды.
2020 елның 10 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа рубрика эшли башлады.
2020 елның 9 июнь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 13 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Афзалов Алҗберт Мурат улы улы һәм Ландыш Тагир кызы гаиләсендә булды.
2020 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан өч йөзенче сабый тууы теркәлде. Әти-әниләр үз кызларына Ойша дип исем бирделәр, бу «тормыш» дигәнне аңлата. Сабый тормышында беренче документ алырга бәхетле әни һәм бабай килде. Сабыйга һәм аның тату гаиләсенә иминлек, гаилә бәхете һәм сәламәтлек телисе килә.
Бүген, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 100 бала теркәделәр. Алан-Бәксәр авылында яшәүче Халиулловлар Илдус һәм Алия гаиләсендә 3 нче ул туган, аңа Илһам исеме кушканнар.
2020 елның 8 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм 1 нче балалар сәнгать мәктәбе катнашында Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышланган, «Дөньяга тынычлык телим!» .
Бүген Зәй бала тудыру йортыннан 2020 елның 100-нче баланы тантаналы төстә өенә озаттылар. Татарстан АССРның юбилее елында 100-нче булып Патимат Мухтар кызы туды, ул 2020 елның 2 июньдә дөньяга килде. Мухтара Курбанмагомедович һәм Патимат Магомедовна өчен Патимат гаиләдә беренче бала.
2020 нчы елның 8 нче июнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә туу турында 100 нче актлар язмасы теркәлде. Елның 100 нче таныклык иясе – Мамадыш шәһәренең яңа гражданы Марк Михайлов.