ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чистай Никахлашу сараенда Казариннар Юлия һәм Вячеслав никахларын теркәделәр.

Ир белән хатын инде өлкән яшьтәге кешеләр, шуңа күрә гаилә төзү мәсьәләсенә генә түгел, ә үзләренең туй датасын сайлауга да җитди килгәннәр.

Биектау муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Бөреле җәнлек совхозында яшәүче Галеевлар Фәрит Галимша улы һәм Әминә Рәхимулла кызы гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Чара җирле мәдәният йортында, әлеге гаиләнең балалары, оныклары белән берлектә үткәрелде.


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Питрәч авылыннан Садовниковлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

Быел безнең районда мондый медальгә Надежда һәм Александр Садовниковлар гаиләсе лаек булды. Алар 40 ел бергә яшиләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер оныкларын тәрбияләргә булышалар. Аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» истәлекле медален район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.

07 июль көнне  Рәсәй Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Сарман муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районыбызның үрнәк гаиләләренең берсен Наил һәм Хәмдия Нигматҗановларны “Алтын туй”  көннәре белән тәбрикләде “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален  һәм  “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлек билгесен тапшырды. Котлауларга  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, балалары, оныклары да кушылдылар.

Чистай Никахлашу сараенда календарь көннәрендә аеруча үзенчәлекле саннар белән язылышу тантаналарына ихтыяҗ зур булды. Шулай булды да 07.07.2020.

Бүген яшь һәм бик матур пар - Ивлевлар Сергей һәм Маргарита никахларын үзенчәлекле сценарий буенча теркәделәр.


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 4 июлендә Бөгелмә бала тудыру йортында ГХАТ бүлеге белгечләре тантаналы рәвештә агымдагы елда туган 500нче балага туу турында таныклык тапшырдылар.
2020 елның 30 июнендә туган Письмаров Вадим Михайлович шушы сабый булып тора. Ул Михаил һәм Ольга гаиләсендә беренче бала.


5
июль, 2020 ел
якшәмбе

Агымдагы елның 6 аенда Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 495 яңа туган бала теркәлгән. Аларның 257е – малай һәм 238е – кыз, шул исәптән 7се игезәк.

Беренче бала 182 гаиләдә, икенчеләре – 189 гаиләдә туган. Бөгелмә районында 124 гаилә күпбалалы булган.


4
июль, 2020 ел
шимбә

2020 елның 4 июлендә Арча муниципаль районында Альберт Хәким улы һәм Рәмзия Шәрип кызы Хәмидуллиннар гаиләсенә иҗтимагый бүләк, «Мәхәббәт һәм тугрылык " медале тапшырылды. Тантана онлайн режимында узган Сабантуй-2020не бәйрәм итү кысаларында узды.

2020 елның 3 июлдә, Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 15 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Хафизов Алмаз Кимал улы һәм Ольга гаиләсендә булды. 26 июндә аларның ике малай туды. Яңа туган сабыйларга Рафаэль һәм Адам исемнәре кушылды.


3
июль, 2020 ел
җомга

2020 елның 3 июлендә Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараеның тантаналы шартларда Исхаковлар гаиләсенең алтын юбилее булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International