2020 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Аерылышуларсыз көн дип игълан итте. Бу көнне яшь парларга һәм яңа туган балаларның әти-әниләренә аерым игътибар бирелде.
2020 елның 8 июль көнендә Түбән Кама шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бәхетле гаилә - бәхетле шәһәр» дигән чара булып узды.
2020 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» паркында «Минем гаиләм бар» скульптура композициясен ачу тантанасы булды.
2020 елның 8 июлендә Түбән Кама шәһәрендә халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда – Александр Комаров һәм Яна Енькованың никахлашу тантанасы узды. Кәләшнең «күктән төшкән " кебек үзенчәлекле күренеше кияү белән кәләшне генә түгел, тантананың барлык кунакларын да дулкынландырып җибәрде.
Бу-Мельниковлар гаиләсе. Алар Алабуга районының Черкасово авылында яшәүчеләр. Мельниковлар укытучыларның гаилә династиясе булып торалар. Гаиләнең гомуми педагогик стажы 300 елдан артык. 07.08.2020 елда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан шәһәр планеркасында Иске Күклек авылыннан Иван һәм Валентина Мельниковларны бүләкләделәр. Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев «мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медален тапшырды.
2020 елның 8 июлендә Түбән Кама шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Бөтенроссия иҗтимагый бүләкләре – «мәхәббәт һәм тугрылык» өчен медальләре тапшырылды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе һәм Балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә «Гаилә бәхетенең якты төсләре» дип исемләнгән күргәзмә махсус әзерләнгән иде, сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең эшләре - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Кама елгасы яр буенда курсэтелде.
8 июль көнне Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә район башлыгы Марат Ринат улы Гафаров Иске Чокалы авылында яшәүче күп балалы Халиулловлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
8 июльдә изге Петр һәм Феврония Муромскийларны искә алу көнендә Россиядә бөек бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
2008 елда “Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен” үткәрү буенча Оештыру комитеты тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең тормыш иптәше Светлана Владимировна Медведева җитәкчелегендә «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале гамәлгә куелды.
Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Ташлыяр авылыннан Кәшбетдин абый һәм Люция апа Фарраховлар гаиләсе тәкъдим ителде.