2020 елда Бал спасы 14 августта җомга көненә туры килде. Бу көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 13 пар никахларын теркәде.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районында 13 августында «Сабантуй» паркында игезәк балалары булган күп балалы гаиләләр өчен «Икеләтә бәхет» дигән чара оештырдылар. Әлеге чара күп балалы гаиләләрнең уңай тормышын популярлаштыру һәм районда демографик хәлне тотрыкландыру максатыннан үткәрелде.
2020 елның 12 августында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 222нче никах теркәлде. Матур санлы таныклыкка Камилла һәм Владислав Марченко ия булды.
Яшь парларга мәхәббәт, бәхет һәм үзара аңлашып яшәүләрен телибез!
2020 нче елның 12 нче августында Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе турыдан-туры эфир үткәрде. Трансляция җирле “Мамадыш-информ” бүлегенең социаль челтәрләрендә үтте.
12 августта Людмила Федоровна һәм Николай Федорович Салниковлар 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Аларның мәхәббәт тарихы 1960 елда башлана - күмәк биюләрдә танышалар, яшь Людмила һәм Николай бер-берсен якын итәләр. Инде бер айдан соң гашыйклар никахларын Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәре ГХАТ бюросында теркиләр. Гаиләдә ике ул - Валерий һәм Сергей туа. Людмила Семеновна «Татнефть» берләшмәсенең исәп-хисап үзәгендә бухгалтер-оператор булып күп еллар эшли, аннары статистика идарәсе башлыгы булып эшли.
Бүген, 2020 елның 12 августында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре Латиповлар гаиләсен бәллүр туйлары белән котладылар, аларга бәхет һәм иминлек теләделәр, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы актын һәм җирле «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы исеменнән котлау открыткасын тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде.
Бүген, 10 августта, Баулы районы оешуга нәкъ 90 ел тула. Даими рәвештә инфраструктура камилләшә барган, халык ялы һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудырылган, гаилә кыйммәтләрен саклау өчен күп көч куелган районда яшь гаиләләр туа. Һәм шундый гаиләләрнең берсе нәкъ менә шушы юбилей көнендә һәм ТАССРның 100 еллыгы елында барлыкка килде.
Август ае яшь парлар арасында зур популярлык казанган чор, ул туй тантаналарына иң бай айларның берсе. Җәйнең соңгы аеның икенче атнасында Бөгелмә шәһәрендә 26 гаиләгә артты. Өйләнешүчеләрнең күбесе 7 һәм 8 августларга туры килде.
Тәтеш шәһәрендә яшәүче Наталья и Ильнур Шафигуллинлар гаиләсендә өченче бала - Аиша. Әлеге гаиләнең калган балалары cеңелэрен каршы алырга бик ныклап әзерләнәләр.
Туй - ул шундый тантаналы вакыйга, аңа кайбер кызлар кечкенәдән әзерләнә башлый. Икенчеләре аның турында сөйгән яры белән очрашудан соң гына уйлануны өстен күрә. Күлмәк, фата, чәчәкләр, бизәнү әйберләре һәм башка бик күп нәрсәләр алдан сайлап алына. Кайбер парлар бу көнгә тагын да җаваплырак карый һәм алдан ук үзләре сайлаган датаның имин булу-булмавын ачыклый.