Хуҗиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Әхәт кызы Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген, 25 августта, Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Түбән Кама муниципаль районыннан күп балалы Хуҗиннар гаиләсе катнашты – Илнур Вәлинор улы һәм Дарья Александровна – алты баланың әти-әниләре.

Бу гаилә Түбән Кама шәһәрендә үзенең актив тормыш позициясе һәм иҗтимагый эше белән билгеле. Дарья Александровна - «Гаилә» исемендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге директоры, «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» региональ иҗтимагый оешмасының Түбән Кама филиалын җитәкли, «Бердәм Россия» партиясе һәм шәһәрнең иҗтимагый советы әгъзасы. Илнур Вәлинор улы тормыш иптәшенә барлык башлангычларында да ярдәм итә, гаиләдә балаларны физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүгә күп вакытын багышлый.Үзара аңлашу, мәхәббәт, сабырлык һәм хезмәт – Хуҗиннар гаиләсе- гаилә бәхетенең төп өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International