Тагын матур дата... Никахлашу өчен элеккечә үк кияүләр һәм кәләшләр матур даталар сайлый.
2020 елның 20 августында ТР Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 9 пар никахларын теркәде. Августтагы туй романтикага һәм назга бай гаилә тормышы вәгъдә итә. Яшь парларга бәхет, мәхәббәт һәм бер-беренә тирән ихтирам телибез, туйның матур датасы гаиләгезгә озын һәм бәхетле уртак гомер алып килсен!