Август-яшь парларның яраткан ае. Бу ай гаилә берлеген теркәү өчен шактый популяр булып санала. Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елының чираттагы матур датасында, 22 август көнне, Выборнов Дмитрий һәм Хуснутдинова Эльвира 555 нче пар булып гаилә берлеген теркәделәр.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны никахлашу көне белән котладылар! Тормышыгыз мул булсын, йортларыгызда балалар көлүе яңгырасын һәм һәрвакыт ышаныч, өмет һәм мәхәббәт яшәсен!