ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 18 августында Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә булачак парлар өчен язылышу алдыннан консультация үткәрелде. Әңгәмә барышында ГХАТ бүлеге белгече Елена Трошихина  кияү белән кәләшкә игътибар итәргә, тиешле барлык нечкәлекләре турында җентекләп сөйләде.

Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү көнендә «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле киңлекэшләтеп җибәреләчәк.


17
август, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 17 августында Буа бала тудыру йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган ике йөзенче баланы тантаналы рәвештә чыгару булды. Дамир һәм Миләүшә Шакировлар гаиләсендә бала 12 августта туган. Аны Ильяс дип атаганнар. Бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галяутдинов котлады.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова короновирус пандемиясе чорында яшь парларның куркынычсызлык чараларын ничек саклавын, ләкин шул ук вакытта креатив идеялар куллануларын сойләде. Яшьләрнең битлек һәм перчаткалар бер дә кәефләрен төшермәгән. Мәсәлән, Ленар белән Виктория язылышу сараена “Кияү” һәм “Кәләш” исемле битлекләр киеп килсә, тантана узгач “Ир” һәм “Хатын” битлекләренә алмаштырып куялар.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2020 елның 17 августында Чистай Никахлашу сараенда «сапфир юбилярлар» – Вера Николаевна һәм Евгений Юрьевич Романовлар котлаулар кабул иттеләр.


16
август, 2020 ел
якшәмбе

Әлмәт шәһәрендә туйлар сезоны дәвам итә. Җәй көне туй иң популяр, чөнки ул күпләрнең балачактан ук яраткан ел фасылы.


15
август, 2020 ел
шимбә

2020 елның 15 август көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Илгиз һәм Гөлия Хасановларның никахларын теркәү тантанасы узды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды – алар Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елында никахлашкан 100-нче пар булдылар.

Дмитрий һәм Милана Барабановлар ТАССРның 100 еллыгы елында Буа районында теркәлгән йөзенче гаилә булдылар. Яшь парларны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова килде. Ул шулай ук аларга истәлекле бүләк тапшырды.

2020 елның 14 августында Чистай Никахлашу сараенда тууны тантаналы рәвештә теркәү узды. Анастасия һәм Владимир Толоконниковлар гаиләсендә икенче бала-уллары Александр туа.


14
август, 2020 ел
җомга

2020 елда Бал спасы 14 августта җомга көненә туры килде. Бу көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсендә 13 пар никахларын теркәде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International