Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә ел саен уздырыла торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 48 гаилә катнашты. Аларның яртысы диярлек күп балалы.
"Гаилә - ул дәүләт нигезе. Сез барыгыз да нык һәм яратучы гаиләләр. Сез искиткеч балалар үстерәсез һәм тәрбиялисез, кайберләрегез инде оныкларын карый. Һәм бу бик мөһим. Милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклап калу, өлкәннәрне олылау - болар барысы да гаилә аша тапшырыла", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге очрашу, гадәттәгечә, Татарстанның төп дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан уза. «Бүген без сезнең һәрберегезгә республикабыз үсешенә өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерә алабыз. Бу - безнең уртак йортыбыз. Татарстан елдан-ел матурлана бара. Быел без ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Барыгызны да әлеге истәлекле бәйрәм белән котлыйм", - дип өстәде Татарстан Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов 5 бала әнисенә «Ана даны - Материнская слава» медальләрен тапшырды: Чирмешән районыннан Ирина Исмендеевага, Кукмара районыннан Фәнзилә Гыйльфановага һәм Азнакай районыннан Зимфира Погосянга. Шулай ук Яр Чаллыдан 12 бала анасы Лариса Толпеева ТР Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Бүген Татарстанда дәүләт гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Торак алу мөмкинлеген, сыйфатлы белем һәм югары технологияле медицина ярдәме белән тәэмин ителүгә, яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлдерелгән федераль милли проектлар һәм уннарча республика программалары уңышлы тормышка ашырыла.
Республика теркәлгән никахлар саны буенча гына түгел (2020 елның гыйнвар-июль айларында 9102 никах), аерылышкан никахлар саны кимү темплары буенча да лидерларның берсе булып тора.