Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Республика көненә багышланган, паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

2020 нче елның 26 нчы август көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Республика көненә багышланган,  паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.

Яшьләр өчен бу вакыйга көтелсә дә әмма һәрвакыт дулкынландыргыч . ГХАТ идарәсе белгечләре балалар өчен Татарстан тарихын белүенә багышланган викторина әзерләделәр. Барлык сорауларга да дөрес һәм хатасыз җаваплар бирелде.

Паспорт алу- олы тормышка беренче җитди адым. Яшь түбәнкамалыларга котлау сүзләрен Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча миграция идарәсенең мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Баһаветдинова Галина Викторовна балаларга бирелгән документларны сакларга һәм Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы рәвештә йөртергә теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International