2020 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Теләче муниципаль районын Теләче авылыннан Рәис һәм Елена Нуртдиновлар тәкъдим итте.
Ике Афган, Чернобыль үткән гаилә башлыгы Рәис Рөстәм улын, рус теле белгече, торле район, Республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашып дипломнарга ия булган Елена Яковлевнаны районда белмәгән кеше юк. Мәктәптәге төрле тәрбияви чаралары, ветераннар белән очрашу барысы дә Рәис Рөстәм улы катнашында үткәрелә. Ике бала бер кыз, бер малай үстергән Нуртдиновлар тагын бер балага гаилә җылысын бирәләр.