Алтын юбилярларны котлау

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Арча муниципаль районы  Яңа Кенәр авыл җирлегендә Минзия Нурислам улы һәм Фәния Мөбәрәк кызы Габдрахмановлар гаиләсен алтын туйлары белән өйләренә барып котладылар. 50 ел бер-берсенә булган хисләрне югалтмыйча авырлыкларны узганда бер-берсенә терәк булып яшәгән Габдрахмановлар бүген балалары уңышларына сөенеп яшиләр. Юбилярлар Арча ГХАТ бүлегенең Дан китабына имзаларын куйдылар һәм аларга ГХАТ бүлеге исеменнән  истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И. Г. исеменнән котлау хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International