2020 елның 25 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов һәм аның тормыш иптәше Г.А. Миннеханова исеменнән Татарстан Республикасының үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Кабул итүдә Арча муниципаль районыннан Урмановлар Ренат Тәлгать улы һәм Индира Зөфәр кызы гаиләсе катнашты.
"Ходайдан табиблар", - диләр районда Урмановлар гаиләсе турында. Гаилә башлыгы Ренат Тәлгать улы - 2003 елдан Арча үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлеген җитәкли. Ул табиб кына түгел, ә үз эшенә гашыйк, көч-куәтен, шәхси вакытын кызганмыйча эшләүче профессионал.
Индира Зөфәр кызының хезмәт стажы Арча үзәк хастаханәсе белән бәйле, ул анда табиб-эндокринолог булып, эшли. Медицинаның заманча казанышларын файдаланып, ул һәр пациентка шәхсән юл табып эшли. Аларның гаилә бәхете рецепты гади - яратырга, аңларга, ярдәм итәргә, барысын да бергә эшләргә. Үз балаларына да алар нәкъ менә шул вәгазьләрен биреп үстерделәр.