Әлмәт шәһәрендә 20 пар игезәк балалар тууы теркәлде

2020 елның 25 августы, сишәмбе

2020 елның 25 август аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә,  20 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Крымский Дамир Рафаэль улы һәм Кристина Юрий кызы гаиләсендә булды. 21 август аенда аларның ике кызы туды.Яңа туган сабыйларга  Кристина  һәм Ульяна исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Чын күңелдән кызларыгыз тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез.

Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International