2020 елның 22 августында илдә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул инде 26 ел милли триколорга багышланган.
Бу матур көнне, 2020 елның 22 августында, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 17 бәхетле пар никахларын теркәделәр. Ә Сабирҗановлар Линар һәм Эльвира гаиләсе өчен бу көн аеруча символик булды. 33 ел элек, 1987 елның 22 августында Әлмәт шәһәрендә Линарның әти-әнисе Ринат Фәтхурахман улы һәм Рәсимә Минзаһит кызы үзләренең гаилә берлеген теркәгәннәр.
ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны никахлашу көне, ә аларның әти-әниләрен гаилә тормышының 33 еллыгы белән котладылар. Барысына да гаилә иминлеге һәм үзара аңлашу, барлык теләкләрнең чынга ашуын, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.