2020 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә Kazan Digital Week - 2020 халыкара форумын үткәрә.
Форумның төп идеясе - ерак форматта белгечләр аралашуының максималь фәнни һәм икътисадый эффектына ирешү. Форум программасында - панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, автоном транспорт чараларының гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе, җитештерү һәм лабораторияләр буенча техник турлар, Казан буенча экскурсия турлары, Digital Superhero җәйге хакатоннары сериясенең финалы.
Форум берничә тематик юнәлеш буенча узачак: ИТС һәм ситуацион үзәкләр, яңа вакыттагы киберкуркынычсызлык, финтех экосистемасы, бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр.
Форумны оештыручылар Көнчыгыш Европа, Азия төбәкләрендә, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында цифрлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективалары белән кызыксынучыларны чакыра.
Форум турында тулырак мәгълүмат, теркәү, катнашу һәм материалларны бастыру шартлары, шулай ук аудио-видеоконтентның һәркем файдалана алырлык модельләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителгән.