ГХАТ идарәсе белгече Дәүләт һәм муниципаль идарәнең Югары мәктәбендә “Татар теле” ике атналык курсы узды

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Кеше һәрвакыт ниндидер яңа әйбер өйрәнергә омтыла. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсе белгечләре дә читтә калмый. Баш белгече Ксения Павлова Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Татар теле» ике атналык курсы узды. Курсның төп предметы татар телле халык белән диалог төзү нигезләрен өйрәнү иде. Уку нәтиҗәләре буенча Ксения Александровна тест эшен уңышлы үтте һәм квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International