ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 300 нче бала тууы теркәлде. Ирле - хатынлы Айсылу Маратовна белән Евгений Ирекович Ивановларның дүртенче балалары-уллары Денис дөньяга килде.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Баулы районы ГХАТ бүлегендә июль аенда 16 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 9-малайлар, 7- кызлар. 3 бала гаиләдә беренче булып, 9 – икенче, 3- өченче, 1-дүртенче булып туды.

2024 елның 7 аенда Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 90 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 46сы-малайлар, 44е-кызлар. Яңа туган сабыйларның структурасы буенча 25 бала - беренче, 25 - икенче, 25-өченче, 15-дүртенче һәм аннан да күбрәк. 18 балага карата ата булу билгеләнгән.

7 айда Бөгелмә районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 358 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 185е-малайлар, 173е-кызлар, шул исәптән 5е-игезәкләр. 110 гаиләдә беренче бала, 131 гаиләдә икенче бала, 117 гаиләдә өченче һәм дүртенче бала туган.


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Аңа нәни Латыйфа ия булды- Булат Рамил улы һәм Аида Рәшид кызы Гатиннар гаиләсендә бишенче бала, аларның инде 4 улы бар һәм менә, ниһаять, кызлары туды.

Латыйфа исеме гарәпчәдән "нәфис, нечкә" дигәнне аңлата. Ул үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә гармония алып килергә сәләтле.

Түбән Камадан Дмитрий һәм Юлия Першиннарның күңелгә үтеп керә торган мәхәббәт тарихы яңа этапка – гаилә коруга күчте.

Элегрәк, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм иткән көнне, махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий сөйгәне Юлиягә мәхәббәтен белдерде һәм сәхнәдә тамашачылар, кунаклар алдында аңа кулын һәм йөрәген тәкъдим итте.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Закировлар гаиләсендә берьюлы 2 улы туа: Сәлим белән Камил. Ә Гыйльметдиновлар гаиләсендә - король игезәге: улы Әмир һәм кызы Элина. Чын күңелдән бәхетле ата-аналарны язмышның шундый күркәм бүләге белән котлыйбыз. Барыгызга да бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез.


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 27 июлендә Яшел Үзән муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 400 никахлашу турында акт теркәлгән.

Макаров Никита Александр улы һәм Төхвәтуллина Алинә Сергей кызы быел Яшел Үзән муниципаль районында никахлашкан 400 нче пар булдылар, бу гаилә өчен көтелмәгән күңелле хәл булды.


28
июль, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 27 июлендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ян белән Зарина Ковальскихның никахлашуын теркәү тантанасы булды. Яшьләр өчен бу дулкынландыргыч вакыйга икеләтә истәлекле булды.


27
июль, 2024 ел
шимбә

Владимир һәм Зоя Туракалиннар 27 июльдә уртак тормышның алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Аларның мәхәббәт тарихы инде ярты гасыр дәвам итә, ә аларың бер-берсенә караган назлы хисләре еллар үткән саен сүнмәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International