Аңа нәни Латыйфа ия булды- Булат Рамил улы һәм Аида Рәшид кызы Гатиннар гаиләсендә бишенче бала, аларның инде 4 улы бар һәм менә, ниһаять, кызлары туды.
Латыйфа исеме гарәпчәдән "нәфис, нечкә" дигәнне аңлата. Ул үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә гармония алып килергә сәләтле.
Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина гаиләгә туу турында таныклык, истәлек китабы тапшырды. Шулай ук гаиләне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе вәкилләре котлады.