Түбән Кама яшь парларының бәхетле мәхәббәт тарихы шәһәр ГХАТ Идарәсендә никахлашу белән тәмамланды

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Түбән Камадан Дмитрий һәм Юлия Першиннарның күңелгә үтеп керә торган мәхәббәт тарихы яңа этапка – гаилә коруга күчте.

Элегрәк, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм иткән көнне, махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий сөйгәне Юлиягә мәхәббәтен белдерде һәм сәхнәдә тамашачылар, кунаклар алдында аңа кулын һәм йөрәген тәкъдим итте.

Никахлашу тантанасы 31 июльдә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең тантаналар залында яңа өйләнешкәннәрнең туганнары, дуслары һәм Дмитрийның хезмәттәшләре арасында узды.

Яшь парны Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Камелина Марина Валерьевна котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International