2024 елның 27 июлендә Теләче районы Баландыш авылының Сабантуй мәданчыгында «Блогерлар Сабантуе+Түгәрәк уен» узды. Милли уеннар, җыр, бию белән үрелеп барган әлеге чарада «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын тапшыру тантанасы үз урынын алды.
Олег Григорьевич һәм Мария Никифоровна Алабуга шәһәрендә танышканнар һәм аларның бер-берсенә кирәк булуын шунда ук аңлаганнар. 5 дистә ел эчендә күп нәрсә булды, әмма алар бер-берсенең ихтирамын, мәхәббәтен, ышанычын саклап калдылар.
Шушы матур даталы көнне Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә 18 никах теркәлде!
Бу дата шулкадәр гашыйк парларны җәлеп итеп кенә калмады: 24.07.24 саннары кушылмасы аңа үзенчәлекле символика һәм гармония бирә, аны июльнең башка көннәре арасында уникаль итә.
Решетовлар гаиләсе 50 ел бергә гомер иткәннәрен билгеләп үтте. Бу истәлекле мизгелне алар белән дуслары һәм якыннары шатланып уртаклаштылар.
Түбән Кама шәһәренең Никахлашу Сараенда Мещановларның дуслары һәм якыннары аларны күркәм юбилее белән котларга җыелды.
2024 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2024 елның ике йөзенче гаиләсе туу теркәлгән. Алексей белән Алсу бәхетле һәм нык гаилә корырга теләгән яшь пар. Яшь Кандов гаиләсенә уңышлар, иминлек, һәм әлбәттә, гаилә бәхете телибез.
Булачак яшь пар никахлашу өчен гадәти булмаган кием сайлаганнар һәм никахны теркәү тантанасына татар халык костюмы киеп килгәннәр.
Түбән Камада яңа өйләнешкән Дмитрий һәм Виктория Чекмаревлар тормышларының яңа этабын үзләренең туган көннәрендә башлап җибәрделәр!
Яшьләр җитди мөнәсәбәтләрен 19нчы июльдә Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу Сараенда теркәделәр.
Дуслар, Гаилә елы сайтында (https://семья2024.рф/) «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының федераль этабында катнашучы гаиләнең иң яхшы видеоролигы өчен онлайн тавыш бирү уза.
Иң күп тавыш җыйган видеоролик «Халык симпатиясе» онлайн тавыш бирүдә җиңүче булачак.
«Гаилә тәрбиясе әлифбасы» проекты кысаларында "Матрешка" интеллектуаль, шәхси һәм иҗади үсеш гаилә үзәгендә тәрбияләнүчеләр Түбән Кама шәһәренең ГХАТ Идарәсендә кунакта булдылар.