Түбән Камада яшь парлар үзләренең туган көннәрендә никахларын теркәде

2024 елның 19 июле, җомга

Түбән Камада яңа өйләнешкән Дмитрий һәм Виктория Чекмаревлар тормышларының яңа этабын үзләренең туган көннәрендә башлап җибәрделәр!

Яшьләр җитди мөнәсәбәтләрен 19нчы июльдә Түбән Кама муниципаль районының Никахлашу Сараенда теркәделәр.

Тантана ахырында ГХАТ Идарәсе белгечләре тарафыннан яңа өйләнешүчеләр өчен күңелле сюрприз булды: алар яшьләргә матур итеп бизәлгән бәйрәм торты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International