Решетовлар гаиләсе 50 ел бергә гомер иткәннәрен билгеләп үтте. Бу истәлекле мизгелне алар белән дуслары һәм якыннары шатланып уртаклаштылар.
50 ел - мәхәббәт, тугрылык, үзара аңлашу, ярдәмләшеп яшәу белән тулы еллар. Юбилярлар 1974 елда Түбән Кама шәһәрендә танышалар. Өч айдан соң, шул ук елның 23нче июлендә Түбән Кама районының Афанас авылында Решетовлар гаиләсе теркәлә.
Гаиләдә менә дигән ике бала тәрбияләнеп усә. Хәзер инде юбилярларны оныгы шатландыра.
Решетовлар тырыш эшчән кешеләр. Гаиләнең гомуми хезмәт стажы 100 ел! Виктор Васильевич-хезмәт ветераны.
Тантанада ир белән хатынның якыннары һәм дусларыннан җылы котлау сүзләре яңгырады. ГХАТ идарәсе белгечләре бергә гомер итүнең 50 еллыгы уңаеннан алтын юбилярларга Мактау акты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Матур гаиләнен, исемнәре Мактау китабына кертелде.