Владимир һәм Зоя Туракалиннар 27 июльдә уртак тормышның алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Аларның мәхәббәт тарихы инде ярты гасыр дәвам итә, ә аларың бер-берсенә караган назлы хисләре еллар үткән саен сүнмәгән. Гаилә тормышы гади булып чыкмады. Өй көнкүрешен алып барырга һәм бер-береңне хөрмәт итәргә өйрәнергә туры килде. Ике бала үстерәләр: Наталья һәм Алексей, оныкларының уңышларына шатланалар, оныкчыклары да бар. Уллары Алексей күптән түгел махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Аның хәрби хезмәтләре хөкүмәт бүләге - Батырлык ордены белән билгеләп үтелде. Бәхетле никах рецепты – бер-береңе аңларга, юл куярга һәм әлбәттә, бөтен күңелең белән яратырга - моңа юбилярлар гаиләсе үз тәҗрибәсендә инанган.