«Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы Питрәч районына тапшырылды

2024 елның 27 июле, шимбә

2024 елның 27 июлендә Теләче районы Баландыш авылының Сабантуй мәданчыгында «Блогерлар Сабантуе+Түгәрәк уен» узды. Милли уеннар, җыр, бию белән үрелеп барган әлеге чарада «Россия йөрәге» гаилә уты капсуласын тапшыру тантанасы үз урынын алды.

Бер атна дәвамында Теләче гаиләләрен җылыткан гаилә учагын, 3 балага тормыш булэк иткэн, районыбызнын йөзек кашы Кашаповлар гаиләсе Питрэч районына тапшырды. Гаилә учагын Питрәч районынан күп балалы Шамсутдиновлар гаиләсе кабул итеп алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International