Түбән Кама шәһәренең Никахлашу Сараенда Мещановларның дуслары һәм якыннары аларны күркәм юбилее белән котларга җыелды.
Ир белән хатын йөк шиннары заводында танышканнар һәм шуннан бирле аерылгысыз.
Аларның уртак тырышлыгы бәхетле гаилә корырга hәм ике гүзәл бала тәрбияләп үстерергә ярдәм итте.
Гаилә бәхетенең сере - бер-береңне ярату һәм хөрмәт итү, гафу итү һәм яклау.
Бу моhим көн чәчәк, елмаю, шатлык һәм ягымлы сүзләр белән тулыланды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре энҗе юбилярларына Мактау акты, истәлек китабы һәм алтын юбилейларына чакыру тапшырдылар.
Бергә гомер итүнең 30 еллыгы уңаеннан юбилярлар ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына үз имзаларын куеп калдырдылар.