7 айда Бөгелмә районы ЗАГС бүлеге тарафыннан 358 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 185е-малайлар, 173е-кызлар, шул исәптән 5е-игезәкләр. 110 гаиләдә беренче бала, 131 гаиләдә икенче бала, 117 гаиләдә өченче һәм дүртенче бала туган. Июль аенда сабыйның иң зур авырлыгы-4472 г, иң кечкенәсе-2170 г. иң өлкән әнигә-42, иң кечесенә 19 яшь. Иң өлкән әтигә 48 яшь, ә иң кечесенә 21 яшь. Июльдә иң популяр исемнәр-Марк, София, һәм Арина, айның сирәк исемнәре-Аян, Василина, Оливия, Николь.
7 айда 236 гашыйк пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырган.