Баулы районы ГХАТ бүлегендә июль аенда 16 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 9-малайлар, 7- кызлар. 3 бала гаиләдә беренче булып, 9 – икенче, 3- өченче, 1-дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемнәр кушалар. Мәсәлән, июль аенда Артур, Фаниль, Эмилина, Камил, Марат, Мәрьям, Раил, Милена, Офелия, Сафина, Леон, Тагир, Агдалия, Ролан, Амина, Альмир дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь ата-анага 20 яшь, иң өлкән анага 37 һәм иң өлкән әтигә 42 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 15 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 18, ә иң яшь кияүгә 18 яшь, иң олы кияүгә – 51, ә кәләшкә – 55 яшь.