ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2021 ел
җомга

Битаман авыл җирлегендә яшәүче Мәгъсүм Галимҗанов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гаилә башлыгынын юбилееннан тыш, Мәгъсүм абый белән Нурания апа 65 ел бергә гомер итүләрен дә билгеләп үттеләр. Өлкән буын белән бергә гаилә бәйрәменең шатлыкларын өч кызы, улы, алты оныгы уртаклаша.

«Казан» гаилә үзәгенең чаралар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Николаева Ольга укучыларга ГХАТ органнарының нинди эш алып барулары, бурычлары, аларның эшенең әһәмияте турында сөйләде. Мәктәп яшендә үк гаиләгә дөрес мөнәсәбәт булдыру, әхлакый һәм гаилә кыйммәтләренә ия булу бик мөһим. Киләчәктә яшьләргә бу белемнәр үзләренең шәхси гаиләләрен коруда ярдәм итәчәк.

Халык традицияләре буенча февраль ае туйлар үткәрү өчен иң яхшы ай булып санала. Февраль аенда уздырылган туй яшь парларга ныклы никах бүләк итәчәк, алар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булачак.

Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, 2021 елның 19 февралендә Чистай Никахлашу сараенда «алтын юбилярлар» – Вячеслав Андреевич һәм Надежда Николаевна Шахтенковлар котлаулар кабул иттеләр.

2021 елның 19 февраль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 3 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Сафин Руслан Марат улы һәм Диана Илшат кызы гайләсендэ булды.Балаларга матур Мия һәм Лея исеме кушылды.

2021 елның 19 февралендә ирле-хатынлы Буренковлар кунаклар алдында үзләренең ишекләрен ачтылар. Чистай шәһәренең 240 еллыгын бәйрәм итү елында, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе аларны «алтын юбилейлары» белән котларга килде.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк! Биектау районы Дөбьяз авылында яшәүче Ришат Сәләхетдин улы һәм Талия Борһан кызы Насриевлар - матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.

         Ватанны саклаучылар көне алдыннан егетләрне тормышларында мөһим көн белән Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Иван кызы Махотина, «Бердәм Россия» партиясенең «Яшь гвардия» Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Александр улы Каченов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы, полиция капитаны Евгения Александр кызы Давыдова котладылар.


17
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Безнең Бөгелмә районында Карабаш бистәсендә матур кеше мөнәсәбәтләре мисаллары күп, чөнки алар үзләренең гаилә учагын булдырып кына калмыйча, аны озак елларга саклап кала алганнар. Бәхетле тормыш серләре белән Низамиевлар гаилэсе уртаклашты.

2021 елның 17 нче февралендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Мөкатдисовлар гаиләсендә игезәкләрнең тууы теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International