2021 елның 1 мартында Сала Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Перфилов Михаил Алексеевич үзенең 90 яшьлек юбилеен һәм тормыш иптәше белән 60 ел бергә яшәүләрен билгәләп үттеләр.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова юбилей уңаеннан матур теләкләрен һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.