ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2021 ел
җомга

Бүген, 14 нче май көнне, Ютазы муниципаль районы үзәге булган Урыссу бистәсендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Валеева катнашуында Гаилә паркында Гаилә һәм мәхәббәт символы булган фигура тәгаенләнде.

2021 нче елның 14 нче маенда Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре 19 нчы гасырдагы борынгы, матур йорт тирәсен яшелләндерүгә чыктылар.

14 май көнне Зәй районында “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә үрнәк гаиләләр Вәлиәхмәтовлар, Забурдаевлар, Прокопьевлар катнашты.

 ГХАТ идарәсе белгечләре, бүген  өйләнуче яшь парларга - кадерле кешеләргә, һәрвакытта да үз хисләре турында сөйләргә кирәклеге турында искәртергә булдылар.

Бүген чираттагы дәрестә җитәкче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова баланың тууын дәүләт теркәвенә алу тәртибе һәм гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге законнар нормалары белән таныштырды.

Гаилә-ул, һичшиксез, күпләр өчен бәхетле тормышның мөһим өлеше булып тора. Кеше гаиләсез бәхетле булмыячак.

 Халыкара гаилә көне алдыннан, Татарстан Республикасында Туган телләр елы кысаларында, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, авыл җирлекләре белән берлектә, Крутовлар (Пролей-Каши), Зубовлар (Кильдеш), Чукмаровлар (Олы Тархан), Кыргызовлар (Кошки-Новотимбай) гаиләләрен котлады.


13
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бу уку елында “Гаилә дәресләре” курсының соңгылары үтеп бара. Халыкара Гаилә көне алдыннан проектның тыңлаучылары “Мамадыш шәһәре академик К.Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее” укучылары булды.

Көтмәгәндә башланган сугыш күп кайгы һәм газаплар алып килде, күп кенә планнарны сызып ташлады, әмма шуңа да карамастан, илдә тормыш тукталмады. Элеккегечә Балык Бистәсе районы да яшәгән, гаиләләр барлыкка килгән һәм балалар туган.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

Ата-ана булу – тиңсез бәхет. Яңа тормыш өчен, аның имин киләчәге өчен җаваплы булу зур горурлык.

2021 елның 12 маенда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гречиннар – Олег Михайлович һәм Оксана Геннадиевна гаиләсендә дүртенче бала тууы теркәлде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы Казанның 175 нче гимназиясендә фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булганнарның әти-әниләренең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклаша. Зыян күрүчеләргә тиз арада сәламәтләнүләрен, хәсрәт кичергәннәргә көч-куәт һәм түземлек телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International