Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге юбиляр гаиләләрне котлады

2021 елның 14 мае, җомга

Гаилә-ул, һичшиксез, күпләр өчен бәхетле тормышның мөһим өлеше булып тора. Кеше гаиләсез бәхетле булмыячак.

 Халыкара гаилә көне алдыннан, Татарстан Республикасында Туган телләр елы кысаларында, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге, авыл җирлекләре белән берлектә, Крутовлар (Пролей-Каши), Зубовлар (Кильдеш), Чукмаровлар (Олы Тархан), Кыргызовлар (Кошки-Новотимбай) гаиләләрен котлады. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова клуб, китапханә хезмәткәрләре, педагоглар һәм авыл җирлеге сәркәтипләре белән берлектә юбилярларны район Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм район җитәкчелеге исеменнән котлады. Гаилә көне белән котлап, аларга сәламәтлек, озын гомер, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләде. Юбилярларга багышлап шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Һәр гаилә пары үзенең “гаилә бәхете сере” белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International