ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2021 ел
җомга

Күпләр 777 кешегә уңыш һәм иминлек китерә дип ышана. Җиде санының үзендә бик зур уңай заряд алып баруы күптән билгеләп үтелде, ә өч җиде санының әһәмияте күпкә көчлерәк. 2021 елның 7 маенда Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2021 елның 777 пары - Руслан һәм Ләйлә Баевлар теркәлде.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы никахлашу Сараеның тәрәзәләрен декоратив наклейкалар һәм кәгазьдән киселгән торналар белән бизәде.

Бөек Җиңү көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе коллективы «Ак кошлар Җинү - Белые птицы Победы» дип исемләнгән Җиңү Монументына чәчәкләр салуны оештырды.

ГХАТ идарәсе белгечләре «Үлемсез полк онлайн» патриотик акциясенә кушылдылар, 2021.polkrf.ru сайтына фронтовик туганнарының фотосурәтләрен урнаштырдылар.


6
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!
9 Май - һәркем өчен изге һәм кадерле бәйрәм, аны без аерым хисләр белән каршы алабыз.

2021 елның 6 маенда, иң бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда шәһәрнең яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Паспортларны «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Леонидовна Шуралева тапшырды һәм әлеге истәлекле вакыйга белән котлады.


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

Арча муниципаль районы Сеҗе авыл җирлегендә Рәис Гариф улы һәм Илсөя Исмәгыйл кызы Гариповлар гаиләсен 60 еллык юбилее белән котладылар. Алар тормыш дигән озын юлны иңгә-иң куеп, бергә узалар һәм язмыш сынауларын узганда бер-берсенә ярдәм итеп киләләр. 60 ел элек бу гаиләне бәйләгән җылы хисләрне саклап кала алган алар. Гариповлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар әти-әниләрен оныклары белән куандыралар.

Вакыт елгасы ага. Ватаныбыз тарихында иң авыр һәм каты булган сугыш ишекләре мәңгелеккә ябылуга 76 ел була. Күп су алып китте елгасы вакыт шул вакыттан бирле. Әмма хәтер исән.

2021 нче елның 5 нче маенда Алабуга ГХАТ бүлеге тарафыннан 100 нче номерлы туу турында акт теркәлде. Матур номер Даниил исемле кечкенә алабугалыга эләкте.

ГХАТ идарәсе коллективына шәһәребезнең шундый музеенда булу бәхете елмайды.  Сугышта җиңүнең, 75 еллыгын бәйрәм итү елында ачык акционерлык җәмгыяте «Түбән Кама нефть химиясе» Бөек Ватан сугышы тарихы музеен ачты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International