Ата-ана булу – тиңсез бәхет. Яңа тормыш өчен, аның имин киләчәге өчен җаваплы булу зур горурлык.
2021 елның 12 маенда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Гречиннар – Олег Михайлович һәм Оксана Геннадиевна гаиләсендә дүртенче бала тууы теркәлде. Парның улы туды, аны Егор дип атадылар. Тәҗрибәле әти-әниләр – Олег һәм Оксана өч бала үстерәләр инде –Диана, Дмитрий һәм Даниил.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әнине яңа гаилә әгъзасы туу белән чын күңелдән котладылар. Гаиләгә иминлек, бер-берсе белән аралашудан күп шатлыклы мизгелләр кичерүләрен теләделәр. Егорның беренче документы – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты тапшырылды.