Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә дәресләре” проектының агымдагы елда соңгы дәресләре үтә

2021 елның 13 мае, пәнҗешәмбе

Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә бу уку елында “Гаилә дәресләре” курсының соңгылары үтеп бара. Халыкара Гаилә көне алдыннан проектның тыңлаучылары “Мамадыш шәһәре академик К.Ә. Вәлиев исемендәге 2 нче номерлы лицее” укучылары булды.

Бүлек коллективы балалар өчен бүлек башкарган эш һәм чараларга кагылышлы экскурсия, презентацион дәрес оештырды. Гражданлык хәле актларын теркәү технологиясе, архив китапларын саклау шартлары аңлатылды, районның демографик хәле, гаилә институтын бүгенге көндә борчыган сораулар буенча фикер алмашынды. Әйтергә кирәк, укучылар барысы да бик кызыксынучан һәм күп кенә сораулар буенча хәбәрдар.

Укучыларны бүлеккә алып килгән укытучы Рәмзия Елина да мондый проекталарның бик кирәкле булуын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International