Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе каршындагы «Сонатал» бала табуга әзерлек мәктәбендә узган уку дәресләрендә булачак әниләр бала белән гармонияле аралашу күнекмәләрен һәм шулай ук гаилә юридик консультациясен алалар.
Бүген чираттагы дәрестә җитәкче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова баланың тууын дәүләт теркәвенә алу тәртибе һәм гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге законнар нормалары белән таныштырды.
Очрашу ахырында Гүзәл Сәгыйтова булачак әниләрне якынлашып килүче 15 май-Халыкара гаилә көне белән котлады һәм барысына да нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм ана булу шатлыгын теләде.