2021 елның 3 июлендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында «Яшь гаилә республикасы» фестиваленең финал этабы узды. Финалда Әлки, Арча, Балтач, Тукай муниципаль районнары һәм Казан шәһәре яшь гаиләләре катнашты.
3 июль көнне Зәй районының ГХАТ бүлегендә Габдрахманов Алмаз һәм Гусева Ксения никахлары рәсми рәвештә теркәлде. Бу көн алар өчен истәлекле булып калачак, чөнки алар районыбызда 2021 елның 100 нче пары булып санала.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен Инструктаж.
ГХАТ Идарәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Бергә булу бәхете» дигән чаралар циклы старт алды. Яшь парлар «Февронькалар: кемне яратам, шуңа бүләк итәм» дип исемләнгән романтик акциясендә катнаштылар.
Малайлар кызлар белән чагыштырганда 31гә күбрәк туган. Беренче тапкыр 143 гаилә әти-әни булган. Икенче балалар Бөгелмәнең 165 гаиләсендә туган. 95 гаилә күп балалы ата-ана булган. Иң зур сабый апрель аенда туган, аның гәүдә авырлыгы 4980г, иң кечкенәсе исә март аенда - 0,978г.
Артем, Матвей, Мирон, Мария, Ясмин исемнәре популярлыгын югалтмый. Сэмюэль, Меланья, Әйшә, Сөләйман исемнәре иң үзенчәлекле исемнәр арасында.
Җәйнең беренче ае Мамадыш районына 22 сабый бүләк итте: 6 малай, 16 кыз. Аларның өчесе – гаиләдә беренче бала, бишесе – икенче, унбере – өченче, өчесе – дүртенче һәм бишенче булып аваз салганнар.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2021 елның 2 июлендә булачак парлар белән традицион очрашу булып узды. Очрашу барышында яшь парлар туй көне тәртибен белделәр, белгечләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирделәр.
Баулы район ГХАТ бүлегендә июнь аенда 15 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 10-малайлар, 5- кызлар. 2 бала гаиләдә беренче булып, 10 – икенче, 2- өченче, 1-дүртенче булып туды.
Ел саен 8 июльдә илебездә чиста һәм якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелүе беркемгә дә сер түгел.
Күркәм бәйрәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде. Очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуга җирле социаль яклау бүлеге хезмәткәре һәм психологы, торак фонды белгече, табиб акушер-гинеколог катнашты.