Гаилә-ул дәүләтнең нигезе, тормыш бишеге, аның ярдәмендә һәр кешенең какшамас ышанычы, өмете, үзара аңлашу һәм мәхәббәт бар. Гаиләдә без якын кешеләребезгә үз-үзебезнең бер өлешен бирәбез һәм эчкерсез хисләр һәм бөек омтылышлар дөньясын алабыз.
8 июль көнне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында, Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда 10 пар никахларын теркәделәр.
Бу бәйрәмнең символы булып, наз һәм гаилә бәхете биргән ромашка санала.
«Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсендә «Ромашка бәхете» акциясе узды.