Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Иван Георгиевич һәм Светлана Ивановна Стекольниковлар лаеклы бүләк – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр. Стекольниковлар 40 елдан артык бәхетле никахта торалар. Гаилә башлыгы Иван Георгиевич Стекольников-Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, СССР спорт мастеры, Россиянең халыкара класслы спорт мастеры, гер спорты буенча дөнья чемпионы.
1980 елда Ульяновск педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Иван Георгиевич Алексеевка авылы 8 еллык мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Иван Георгиевичның тырышлыгы һәм энергиясе аркасында 1986 елда ике катлы, 200 уку урынына исәпләнгән заманча мәктәп төзелә. Авыл җирендә яшәгәндә вакыт җитмәүгә карамастан, Иван Георгиевич спорт белән шөгыльләнүне ташламый. Ул гер спорты белән җитди мавыга һәм шактый нәтиҗәләргә ирешә.
Светлана Ивановна күп еллар китапханәче булып эшли. Тырыш хезмәте өчен район җитәкчелегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Стекольниковлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары әтисе үрнәгендә балачактан ук спорт белән шөгыльләнәләр. Өлкән уллары Александр-гер спорты буенча спорт мастеры, хәзерге вакытта армиядә өлкән офицер буларак контракт буенча хезмәт итә. Уртанчы уллары Сергей милли көрәш буенча күп тапкырлар Татарстан Республикасы чемпионы, нефть сәнәгате өлкәсендә эшли. Кызлары Ирина үзен медицинага багышлаган. Балалары Стекольниковлар гаиләсенә 5 онык бүләк иткәннәр.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.И. Хөснуллина тантана сәбәпчеләрен җылы котлады һәм «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.