Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә куелган иҗтимагый бүләк булып тора. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале турындагы Нигезләмә буенча, 25 ел элек никахларын теркәгән, тормышларын үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корган, халык арасында гаилә учакларының ныклыгы белән дан казанган, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләүгә ирешкән Россия гражданнары бүләкләнә.

2021 елның 8 июлендә Халыкара гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә мондый бүләк белән Семен Илья улы  һәм Татьяна Александр кызы Федотовлар гаиләсе бүләкләнде. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, ике оныклары бар. Бәйрәм концертында «Театр» скверында медаль һәм истәлекле бүләк Нурлат районы башлыгы вазифаларын башкаручы Маняпов Линар Нурислам улы тапшырды.

Бу кичтә 2021 нче елда ситцевыйдан алып бриллиант туйларына кадәр 20 парны котлау тантанасы булып узды, игезәкләр туган гаиләләр дә котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International