Биектау муниципаль районында «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшыру

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

8 июль көнне Каенлык авылында яшәүче Гарипов Хафиз Харис улы һәм Әнисә Абдрахман кызына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Гариповлар бергә 50 ел гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның икесе игезәкләр.

Чарада Каенлык авыл җирлеге башлыгы, җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Яшь буын өчен «мәхәббәт һәм тугрылык» үрнәге булган гаилә тарафына бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International