Зариповлар гаиләсендә мәхәббәт белән тугрылык 50 ел кунак булып яши

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

08 июль көнне  Рәсәй Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Татар Илек яр буенда «Гаилә-гомер чишмәсе» дип исемләнгән чара узды. Сарман муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районыбызның үрнәк гаиләләренең берсен Ашрафулла һәм Мөзәккирә Зариповларны «Алтын туй»  көннәре белән тәбрикләде «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.

Котлауларга  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге баш белгече Альбина Хадиуллина, балалары, оныклары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International