Июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әгерҗелеләр – Илгиз Габбас улы һәм Зөлфия Мулланур кызы Ваһаповларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Алар районда бу бүләккә лаек булган ундүртенче пар.
8 июльдә Россия Федерациясендә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелә. Гасырлардан безгә килгән бу якты, рухи мәгънә белән баетылган бәйрәм гаилә парларының ныклыгын, никах институтының әһәмиятен, мәхәббәт, тугрылык, гаиләнең мәңгелек кыйммәтен символлаштыра.
Безнең Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган “Ныклы гаилә – уңышлы шәһәр!” бәйрәмендә “Мин тәкыя үрәм, яратканыма бүләк итәм” дип исемләнгән тәкыя үрү буенча мастер-класс үткәрелде.
Халык фольклор ансамбле башлап җибәргән "Гаилә капкалары" дип исемләнгән әйлән-бәйләнендә башта яңа өйләнешкән ирле-хатынлы, ә аннан соң ГХАТ идарәсе коллективы да бәйрәм кунаклары белән берлектә катнашты.
2021 елның 8 июлендә Кама яр буе янә шәһәр чарасы өчен ачык мәйданчыкка әверелде. Әсхан Фәтхетдинов музее территориясендә “Нык гаилә – уңышлы шәһәр!” Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара булып узды.
8 июль – Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – уникаль, игелекле һәм рухи, ул өлкәннәр өчен генә түгел, ә шәһәрнең яшь яшәүчеләре өчен дә хөрмәтле бәйрәм.
7 нче июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Хасанов Илнат Илшат улы һәм Башарова Алинә Виталий кызы, Ланков Алексей Федор улы һәм Леотьева Нина Александр кызы рәсми рәвештә язылыштылар. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләләрне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.
Ел саен, 8 июльдә Россиянең мөһим бәйрәме – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Һәр кешенең тормышында эш һәм дуслар гына түгел, ныклы, тату гаилә дә булуы бик шәп. Гаилә-ул йорт. Гаилә-ул мәхәббәт һәм тугрылык хөкем сөргән дөнья. Бу шатлык һәм кайгы, алар барысы да бер. Бу гадәтләр һәм традицияләр. Ә һәр гаиләнең дәвамы, әлбәттә, балалар.
Әлеге уңайдан 7 июль көнне Олы Саурыш авылында 59 ел бергә гомер иткән Зилә һәм Хәлим Мөхәмәтгалиевларга бүләкләр һәм чәчәкләр белән беррәттән, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале дә тапшырылды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Данил Таһир улы һәм Светланга Сергей кызы гаиләсендә барлыкка килде. Әти - әни кызларына Алиана һәм Аделина дигән исемнәр бирделәр.