Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин Кече Урыссу авылыннан Юсуповлар гаиләсен әлеге якты бәйрәм белән котлады һәм аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
Зиннур Нигмәтҗан улы һәм Нәхрия Шәйхулла кызы үз бәхетләрен туган авылларында табалар. 1966 елның ноябрендэ ике яшь йөрәк үз язмышларын бәйли. Гаиләдә бер-бер артлы кызлары Раушания, Рәмзия һәм уллары Марсель туа. Юсуповлар гаиләсе барлык гомерләрен туган авылларында, туган колхозда эшләп уздыралар һәм лаеклы ялга чыгалар.
Узган еллар бу матур парның бер-берсенә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәтен сүндерә алмаган. Ир белән хатын бер-берсен хөрмәтләп һәм яратып яши белүләре белән бик бәхетле.