«Гаилә-ул 7 мин»

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Ютазы районы үзәк библиотекасы һәм балалар библиотекасы хезмәткәләре Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан «Гаилә-ул 7 мин» дигән гаиләләр катнашында уен үткәрделәр. Алар бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Бәйрәм билгесе булган ромашка таҗларыннан кызыклы вакыйгалар сурәтләделәр. Гаиләләр кызыклы уеннарда катнаштылар, мәкальләр, шигырьләр әйтештеләр. Шулай ук әти-әниләр бәхетле гаилә турында фикерләрен эйттеләр. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International