Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә сабый тууны тантаналы рәвештә теркәү

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә сабый туу теркәлде. Амилия исемле кыз бала Мартынов Владислав Александр улы белән Венера Рафис кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

ГХАТ бүлеге белгече бәхетле ата – аналарны шатлыклы вакыйга белән котлады, беренче һәм иң төп документ-туу турында таныклык, котлау открыткасы һәм чәчәкләр тапшырды. Сабыйга нык сәламәтлек һәм бәхетле якты киләчәк телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International